Казан Кремлендә 15 мартта һәм 19 апрельдә мәгариф оешмалары укытучылары, җитәкчеләре һәм методистлары өчен бушлай экскурсияләр узачак. Программада-экспозицияләрне карау һәм музей хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек форматлары турында ачык диалог.
15 мартта экскурсияне «Эмитаж-Казан» үзәгендә, Спас манарасы музеенда уздырачаклар. Башлана-14:15. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Татарстанның табигый тарих музеена һәм татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеена экскурсияне 19 апрельдә оештыралар. Чара 14:30 да башлана.
Урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр итә «Казан Кремле»музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.