Татарстанның ике югары уку йорты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында алдынгы инженерлык мәктәпләренең гомумроссия рейтингының беренче төркеменә керде. Казан авиация институтының «комплекслы авиация инженериясе» алдынгы инженерлык мәктәбе һәм нефть югары мәктәбе проектларны яклау нәтиҗәләре буенча МИРЭА һәм Россия транспорт университеты белән югары позицияләрне бүлеште. Бу хакта КНИТУ-КАИ матбугат хезмәте хәбәр итә.