ТР Дәүләт Советында мәктәпләрнең һәм хастаханәләрнең саклануын контрольдә тоту буенча эшче төркем булдырачаклар

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт Советында КПРФ фракциясе инициативасы белән «Татарстан Республикасында социаль объектларның террорчылыктан саклану проблемалары турында» түгәрәк өстәл узды.

Чарада КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Мигралимов, КПРФ фракциясе әгъзасы, торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш буенча ДС комитеты әгъзасы Александр Комисаров һәм ДС ның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Мәгариф учреждениеләренең иминлеген тәэмин итү чаралары турында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2026 елда мәгариф учреждениеләрен саклау постлары белән тәэмин итүгә 1,9 млрд сум бүлеп бирелгән. Сәламәтлек саклау объектларын яклау турында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International