Путин: Балалар бакчалары эше графигын ата-аналарның эш графигы белән җайларга кирәк

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Россиядә балалар бакчалары һәм озайтылган көн төркемнәренең эш графигын мәктәпләрдә ата-аналарның эш графигын исәпкә алып төзергә кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәте белән киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Элегрәк, гыйнвар ахырында, Путин ясле төркемнәре һәм балалар бакчалары эшен 20 сәгатькә кадәр озайтырга кушты. Дәүләт башлыгы фикеренчә, бу хатын-кызларга бала туганнан соң эшкә тизрәк әйләнеп кайтырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International