Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә уздырды, аның барышында мәгариф инфраструктурасын яңарту, шулай ук 2026 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Владимир Путин ассызыклаганча, мәгариф инфраструктурасын ныгыту, Федерация субъектларында заманча, сыйфатлы белем алу өчен бердәм, тигез мөмкинлекләр булдыру буенча зур системалы эш алып барыла. Ул билгеләп үткәнчә, укуга этәргеч бирә торган уңайлы киңлекләр үсеп килүче буынны тәрбияләү, яшьләрнең талантларын һәм потенциалын ачу өчен, димәк, Россиянең киләчәге, аның алга таба үсеше өчен мөһим.
Мәгариф министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, узган ел БДИ тапшыру нәтиҗәләре нигезендә табигый-фәнни фәннәр (химия, физика, биология), профильле математика һәм информатика буенча бердәм дәүләт имтиханын сайлаучылар өлеше 33,1% ка кадәр арткан. Бирелгән мәгълүматлар буенча, 2026 елда – табигый-фәнни фәннәр, профильле математика һәм информатика буенча БДИ сайлау күрсәткеченең тагын да арткан.