28 февральдән 3 мартка кадәр Татарстан Республикасында сәнгать буенча бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабы узды. Анда Казаннан, Чаллыдан һәм республиканың 30 муниципаль районыннан 280 гә якын укучы катнашты.
Олимпиада ике өлештән торды:
- теоретик тур — архитектура, рәсем сәнгате, скульптура, музыка, театр һәм кино мәсьәләләре;
- тәкъдим ителгән картиналарның берсе буенча иҗади тур-эссе.
Республика олимпиадасының йомгаклау этабында Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Сыртланова Солтана җиңүче булды.
Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 21 җиңүче билгеләнде, ә 100 дән артык укучы призер булды.