МТС, цифрлы экосистема, «Киберкуркынычсызлык: мошенникларга каршы гид» бушлай интерактив курсын башлап җибәрде. Аның ярдәмендә төрле яшьтәге татарстанлылар цифрлы грамоталылыкны күтәрә, шулай ук мошенникларның хәйләләренә бирешмәс өчен аларның максатларын, эш итү мантыйгын яхшырак аңлый алалар.
Курс 12 тематик блоктан тора, аларның һәркайсы төп мошенниклык схемаларын, психологик йогынты методларын һәм алардан саклану ысулларын җентекләп ача: фишинг, спуфинг, AI-Фейклар һәм башкалар. Материалларны өйрәнгәннән соң, кулланучы алган белемнәрен тикшерү һәм материалны беркетү өчен 12 сораудан торган йомгаклау тестын үтә алачак. Курс мошенниклардан һәм спам-шалтыратулардан саклану өлкәсендә МТС экспертизасын исәпкә алып эшләнгән.