Бүген, Остазлар көнендә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә академик Мирза Мәхмүтовның 100 еллыгына багышланган «Наставничество как базис развития человеческого капитала» дигән форсайт-сессия узды.
Чараны ТР Фәннәр академиясе президенты, профессор Рифкать Миңнеханов ачты. Форсайт-сессиянең идея ягыннан рухландыручы һәм җитәкчесе ТР ФА әгъза-корреспонденты, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, профессор Роза Әхмәдиева чыгыш ясады.
Дискуссиядә республиканың әйдәп баручы экспертлары катнашты.