2026 елның 27 февралендә Яр Чаллының 42 нче профильле лицее базасында укучылар һәм укытучыар өчен «Яр Чаллы: Татарстан тарихында 400 ел» дигән фәнни-гамәли конференция узды.
Эш йомгаклары буенча кайбер саннар:
- Чаллы шәһәре һәм Әлмәт, Актаныш, Бөгелмә, Нурлат, Яңа Чишмә, Саба, Сарман, Тукай, Чистай, Ютазы муниципаль районнары мәгариф учреждениеләреннән 349 гариза кергән;
- көндезге этапка 225 эш, тикшеренү һәм социаль әһәмияткә ия проектлар, иҗади һәм декоратив гамәли эшләр үткән;
- иҗат эшләре арасында Яр Чаллыга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр дә бар иде.
Конференциянең кульминациясе катнашучыларның легендар «КАМАЗ-МАСТЕР» командасы пилотлары белән очрашуы булды.