Бу көннәрдә басылып чыккан РФ Хөкүмәте карары проекты нигезендә урта һөнәри белем бирү системасында демонстрацион имтихан нәтиҗәләре квалификацияне бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буларак саналырга мөмкин. Документ Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән.
Демонстрацион имтихан нәтиҗәләрен квалификацияне бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буларак тану өчен кирәкле баллар саны һөнәри квалификация буенча советлар тарафыннан билгеләнә.