«Бердәм Россия» иҗтимагый ярдәм штабында Татарстан Республикасында «Мәгариф - 2026» форумының икенче этабы узды. «Моя карьера с Единой Россией» партия проекты кысаларында оештырылган чарада Казанның 5 нче лицее һәм 1 нче мәктәбенең 40 өлкән сыйныф укучысы катнашты, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.
Штаб җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева булачак абитуриентларны сәламләп, һөнәр сайлауга аңлы рәвештә якын килүнең мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар укучыларга экспертлар һәм әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре белән турыдан-туры аралашырга ярдәм итә.