Кадерле хезмәттәшләр, хөрмәтле укытучылар!
Сезне Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән чын күңелемнән котлыйм!
Сез - остаз, галим һәм җитәкче, әти-әни һәм дус, сезнең тырышлыгыгыз илебезнең киләчәген формалаштыра. Сезнең хезмәтегез һәм кайгыртуыгыз нәтиҗәсендә безнең мәктәпләр, көллиятләр һәм югары уку йортлары һәр укучының потенциалы ачыла торган урынга әйләнә.
Сыйныфларда, остаханәләрдә һәм аудиторияләрдә һәрвакыт шат тавышлар гына яңгырап торсын, ә йөрәкләрегез сез тәрбияләгән, укыткан укучылар һәм студентларыгызның уңышлары өчен сөенеч белән тулсын. Тормышыгызда шатлыклы мизгелләр һәм һөнәри үсеш күбрәк булсын.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади илһам һәм шәхси тормышыгызда бәхет телим.
Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!
Хөрмәт белән, министр И.Һадиуллин