Татарстан укучылары Йошкар-Олада ишетмәүчеләр өчен йөзү спорты буенча Россия беренчелегендә җиңүче булдылар

2026 елның 6 марты, җомга

2026 елның 1 мартында Йошкар-Ола шәһәренең Су спорт төрләре сараенда (Марий Эл Республикасы) ишетмәүчеләр арасында "йөзү" дисциплинасында Россия беренчелеге старт алды. Ярышларда Россия төбәкләреннән һәм Белоруссиядән иң яхшы йөзүчеләр катнашты.

Катнашучылар арасында Татарстан Республикасы вәкилләре - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яр Чаллының 88 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Дарья Мокшина һәм Камилла Фахертдинова аерылып торды.

Камилла Фахертдинова 50 метрлы һәм 100 метрлы брасс дистанцияләрендә алтын медаль, шулай ук 200 метрлы брасс дистанциясендә көмеш медаль яулады. Эстафета ярышларында Дарья Мокшина һәм Камилла Фахертдинова бергә ике бронза медаль яуладылар.

Кызларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International