Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң якты бәйрәме- Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Сез гаилә учагы җылысын саклыйсыз, балалар тәрбиялисез, якыннарыгыз турында кайгыртасыз, һөнәрдә, укуда һәм иҗатта уңышларга ирешәсез. Сезнең мәхәббәтегез һәм зирәклегегез дөньяны мәрхәмәтлерәк итә. Сезгә барысы өчен дә аерым рәхмәт әйтәсем килә.
Мәктәп укытучылары, югары уку йортлары һәм көллиятләр укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары - һәркайсыгыз илебезнең бердәм мәгариф системасын үстерүгә өлеш кертә.
Кадерле хатын-кызлар, сабырлыгыгыз һәм зирәклегегез өчен рәхмәт. Сезнең һәр көнегез мәхәббәт, наз һәм шатлык белән тулып торсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, яхшы кәеф телим.
Бәйрәм белән!