Югары белем бирүнең яңа моделенең социаль-гуманитар өлешенә өч дисциплина керәчәк, алар әзерлекнең барлык юнәлешләре студентлары өчен мәҗбүри булачак. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский хәбәр итте.
Мәҗбүри предметлар исемлегенә «Россия тарихы», «Философия» һәм «Россия дәүләтчелеге нигезләре» кертелгән. Ведомство вәкиле РИА Новости белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, министрлык философия курсы эчтәлегенә бердәм таләпләр кертергә планлаштыра.