"Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга парламент контроле кысаларында Дәүләт Думасының "Бердәм Россия"дән сайланган депутатлары 2026 елда капиталь ремонт уза торган Татарстан мәктәпләрендә булды. Эшләр РФ Президенты инициативасы белән оештырылган партиянең халык программасы буенча алып барыла, дип хәбәр итә "Бердәм Россия" рәсми порталы.
Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин 89 нчы номерлы Казан мәктәбенә капиталь ремонт ясауны махсус контрольгә алды. Февральдә ул ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, подрядчы һәм ата-аналар катнашында күчмә киңәшмә уздырды.
Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина 45 нче мәктәптә ремонт барышы белән танышты. Биредә 1,2 меңгә якын укучы белем ала, 51 педагог эшли.
Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Каманың 8 нче һәм 20 нче мәктәпләрендә булды.. Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Саба районындагы кадет интернат-мәктәбендә булды. Биредә Татарстанның 13 районыннан һәм Киров өлкәсеннән балалар белем ала.
2026 елда Татарстанда 170 мәгариф объекты төзекләндереләчәк: 61 мәктәп, 67 азык-төлек блогы, 23 балалар бакчасы, 2 балалар йорты, 8 ресурс үзәге һәм 8 тулай торак. Эшләр «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектлары, авыл территорияләрен үстерү дәүләт программалары һәм республика программалары кысаларында алып барыла.