Иртәгә, 11 мартта, тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен уздыруның өстәмә датасы. Йомгаклау әңгәмәсен уңышлы тапшыру - дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе.
Катнашучыларга дүрт бирем тәкъдим ителәчәк: текстны кычкырып уку, эчтәлеген сөйләү, монологик әйтелеш һәм имтихан алучы белән диалог. Темалар һәм текстлар ил үсешенә өлеш керткән танылган россиялеләргә багышланган. Әңгәмәнең озынлыгы 15-16 минут тәшкил итә, мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен - 30 минутка кадәр.