“Аҗаган 2.0” Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының мәктәп этабында Татарстанның йөздән артык мәгариф учреждениесе укучылары катнашты. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Уенның мәктәп этабы 23 февральдә башланды һәм ул 31 мартта тәмамланачак. Анда республиканың барлык 45 муниципалитетыннан мәктәп укучылары катнашачак. Әлеге вакытка Татарстанда "Аҗаган 2.0" да 10,5 меңгә якын кеше теркәлү узган. Төбәктә "Аҗаган 2.0"дә катнашучыларының гомуми саны 100 мең укучыдан артачак, дип планлаштырыла.
"Аҗаган 2.0" - цифрлы технологияләр кулланылган бөтенроссия хәрби-патриотик уен. Мәктәп этабында мәктәпне муниципалитет дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк отряд сайлап алына. Җиде яшьтән алып ун яшькә кадәрге балалар беренче ярдәм һәм строевой әзерлек, «Зарничка» маршрут уеннары һәм башка бик күп актив ярышларда катнашалар.
Өлкәнрәк яшьтәге укучылар өчен урында тактик уеннар, шулай ук шартлы-хәрби белгечлекләр буенча - пилотсыз очу аппараты операторы, командир, военкор, штурмовик, медик, инженер-сапёр һәм элемтәче ярышлары каралган.
"Аҗаган 2.0" да теркәлү 31 мартка кадәр рәсми сайтта.