Татарстанның барлык югары уку йортларында MAX аша студентның цифрлы ID кертеләчәк. Хәзер сервис тугыз белем бирү учреждениесендә сынау режимында эшли. Бу хакта “Татарстанда МАХ милли мессенджерын үстерү турында” ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
Цифрлы ID - ул "Дәүләт хезмәтләре" исәпкә алу язмасы мәгълүматлары нигезендә төзелгән QR-код , ул цифрлы студент билеты һәм зачет кенәгәсеннән гыйбарәт. Уку йортына кергәндә, студентлар шуны күрсәтә ала.
Брифингта элегрәк хәбәр ителгәнчә, 1,5 млн татарстанлы MAX мессенджеры белән файдалана.