Рус телендә үзенең мәдәнияте турында иң яхшы иншага һәм туган телдә рус мәдәниятен иң яхшы тасвирлауга Бөтенроссия конкурсы старт алды. Анда 4-11 сыйныф укучылары һәм көллият һәм югары уку йортлары студентлары катнашачак. Ярышны Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә туган телләрнең федераль институты үткәрә.
Конкурс традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга, Россия халыкларының тел күптөрлелеген һәм мәдәни үзенчәлекләрен яклауга юнәлтелгән.
Конкурс биш яшь төркеме арасында ике этапта уздырыла:
4-5нче сыйныф укучылары;
6-7нче сыйныф укучылары;
8-9 нчы сыйныф укучылары;
10-11 сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары;
югары белем бирүче мәгариф оешмалары студентлары.
Иншалар проза яки поэзия формасында кабул ителә.