Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында "Югары уку йортын сайлау" сервисы эшли башлады. Ул югары уку йортларына керүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен эшләнгән һәм берничә факторга бәйле рәвештә университет һәм белгечлек табарга мөмкинлек бирә.
Абитуриентлар сервисы ярдәмендә, бердәм дәүләт имтиханы балларын исәпкә алып, югары уку йортын әзерләү юнәлешен билгели һәм сайлый алалар. Монда шул исәптән, географик урнашу, укыту формасы һәм ихтыяҗ дәрәҗәсе кебек критерийлар буенча оешмаларны чагыштыру мөмкинлеге каралган.