Татарстанда 2013 елдан 2025 елга кадәр торак белән 5,8 мең ятим бала тәэмин ителгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетының һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Анжелика Бычкова сөйләде.
2026 елның 1 февраленә булган мәгълүматларга караганда, торак алу исемлегендә 4,1 мең ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар исәпләнә, шулардан 2,5 мең кеше торак белән тәэмин ителергә тиеш.
2024 елдан башлап Татарстанда торак сатып алуга түләү-сертификатлар бирелә башлады. 2024 елда 11 сертификат, 2025 елда – 70 сертификат бирелгән, алар буенча 300,8 млн сумга 64 кеше түләүләр алган. 2026 елда 21 сертификат бирелгән , 34,7 млн сумлык түләүләр башкарылган.