Казан ратушасында «Казанның ел укытучысы-2026 » конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быел шәһәрнең катнашуга 381 укытучы гариза биргән. Җиңүчеләргә бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.
Ул Казанда белем бирүнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләде. Аның сүзләренә караганда, шәһәрдә һәр бишенче укучы - медалист, ә укучылар даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Җиңүчеләрне 11 номинация буенча билгеләделәр.Конкурс сынаулары йомгаклары буенча 47 җиңүче һәм призер билгеләнде. Аларның һәркайсы 15-150 мең сум күләмендә акчалата премияләр алды.
Төп приз - "Казан ел укытучысы" исеменә 121 нче лицееның 26 яшьлек рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов лаек булды. Ул алты ел укытучы булып эшли.