ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы республиканың Төзелеш министрлыгында узды. Депутатлар экспертлар белән берлектә торак төзелеше һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләрен карады, шулай ук профильле законга үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. Утырышны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров үткәрде.
ТР төзелеш министры урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, Татарстан торакны сафка бастыру буенча лидерлар рәтенә керә. 2025 елда 3,515 млн кв. м тапшырылды - республика тарихында бу рекордлы күрсәткеч. Бу күрсәткеч буенча төбәк Идел буе федераль округында беренче һәм Россиядә бишенче урында тора. Торак белән тәэмин ителеш уртача бер кешегә 31 кв. м тәшкил иткән.
Депутатлар ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның куәтләре белән кызыксынды. 2030 елга кадәр Казан, Чаллы һәм Әлмәттә инфраструктураны үстерү планнары эшләнде, әмма Лаеш һәм Питрәч районнарында кыенлыклар бар.