Казан ратушасында «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Җиңүчеләр 11 номинациядә билгеләнде. «Казанның ел укытучысы-2026» дигән исем һәм төп призны Советлар Союзы Герое С. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов яулады.
Төп җиңүче исемен берничә минут элек Казан ратушасында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында атадылар. Призны укытучыга Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.