Мәскәүдә «Россия» милли үзәгендә «Родная игрушка» Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты утырышы узды. Чарада катнашучылар икенче сезонга старт бирделәр һәм балалар бакчаларында үзебезнең ил уеннарын файдалануның мөһимлегенә тукталдылар.
Утырышны РФ Президенты киңәшчесе, конкурсны оештыру комитеты рәисе Елена Ямпольская ачты. Ул ассызыклаганча, ярышларның икенче сезоны мәктәпкәчә белем бирү системасы өчен уеннар һәм уенчыклар булдыруга багышланачак. Бу тәкъдим дәүләт башлыгы Владимир Путин тарафыннан хупланды.