Татарстан Республикасында югары уку йортларына кергәндә «Беренчеләр Хәрәкәте»ндәге казанышлар өчен өстәмә баллар биреләчәк

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Беренчеләр Хәрәкәте» сафларындагы казанышлары өчен чыгарылыш сыйныф укучылары кайбер югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар ала алачак. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында ТР Рәисе ярдәмчесе, республикада «Беренчеләр Хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Бу инициатива Татарстан Ректорлар Советы тарафыннан хупланды. Сөләйманов тиздән өстәмә баллар бирәчәк югары уку йортлары исемлеге белән уртаклашырга вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International