Татарстан «Россия яшьләре» конкурсы лидерлары арасында: республика гаризалар саны буенча топ-3 урынның берсен алып тора

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

“Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында Россиянең югары уку йортлары арасында грантлар конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланды. Барлыгы илнең 74 төбәгеннән 220 гариза кергән.

Гаризалар саны буенча 3 лидер-төбәк:

Мәскәү (25 гариза)

Санкт-Петербург (11 гариза)

Татарстан (11 гариза)

Конкурста җиңүчеләр яшьләр инициативаларын һәм югары уку йортларында проектларны үстерүгә юнәлтелгән ике еллык программаны гамәлгә ашыруга 30 млн сумга кадәр акча алачак.

Нәтиҗәләр 2026 елның 29 апреленә кадәр бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International