Татарстанда беренче фәнни-популяр туристик маршрутны эшләтеп җибәрделәр

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Фән һәм технологияләр унъеллыгы «Фәнни-популяр туризм» инициативасы кысаларында “Зәңгәр күл серләре. Квест-уен: ачык һавада лаборатория” уникаль туристик программа старт алды. Бу маршрут төбәктә фәнни-популяр туризмның беренче балалар программасы, ул мавыктыргыч формада балаларда тикшеренүче күнекмәләрен үстерергә һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүне максат итеп алган.

Бер көнгә исәпләнгән программа «Зәңгәр күл» дәүләт заказнигы территориясен интерактив лабораториягә әверелдерә. Катнашучылар, 7-11 яшьлек балалар, 10 квест станциясе уза, аның барышында аларга чын галимнәр-экологлар булырга туры киләчәк. Квест-уен барышында балалар биология, геология, химия һәм экология нигезләре белән танышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International