Пермьдә округ интеллектуаль олимпиадасының финалы башланды

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасында Татарстан Республикасыннан төбәк этабында җиңүчеләр (13 кеше)катнаша. Алар «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада‑фәнни үзәге (Казан), Лицей-инженерлык үзәге (Казан), «Кванториум» балалар технопаркы (Яр Чаллы) һәм балалар техник иҗат үзәге (Бөгелмә районы)укучылары.

11 мартта Пермьда мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасында Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасының финал этабы тантаналы рәвештә ачылды.

Пермь шәһәренең «Точка» дизайн мәктәбе мәйданчыгында Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләреннән 200дән артык бала җыелды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International