8-10 апрельдә Казанда һәм Иннополиста XX Россия венчур форумы узачак.
Анда 6000 дән артык бизнесмен, хакимият һәм фәнни бергәлек вәкилләр, 300 спикер, 150 стартап һәм 30 халыкара проект катнашачак.
Программада - панель дискуссияләр, инвесторлар һәм стартаплар өчен ябык сессияләр, тематик треклар. Катнашучылар венчур индустриясе тенденцияләре, илдә турыдан-туры инвестицияләр һәм технологик эшкуарлыкны үстерү турында фикер алышачак.
Шулай ук форум кысаларында ЯИ-белгечләр өчен кибертурнир узачак.
Аны Иннополис университеты һәм ТР Фәннәр академиясе оештыра.
Катнашу өчен https://gaica.pro/ сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин.