Бүген Казандагы ИТ-парк мәйданчыгында «ЭкоХак: чиста океан» I Бөтенроссия хакатонының финалы старт алды. Чара ТР Фәннәр академиясе тарафыннан «Экспедиция Фёдора Конюхова на плоту МИРРИКО» проектының фәнни-тикшеренү программасы кысаларында оештырылды.
Ачылу тантанасында ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин һәм «МИРРИКО»компанияләр төркеме вәкилләре катнашты.
Оештыручылар мәгълүматларына караганда, конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток, Хабаровск, Севастополь, Самара, Томск, шулай ук Төрекмәнстан һәм Үзбәкстаннан 150дән артык гариза килгән. Финал этабына 28 команда составында 92 катнашучы кертелгән. Хакатон катнаш форматта уза, командаларның бер өлеше читтән торып эшли.
Проектлар өстендә эш иртәгә, 13 мартта дәвам итә. Аннары бүләкләү тантанасы узачак, анда җиңүчеләр һәм призерлар игълан ителәчәк. Хакатонның гомуми приз фонды 450 мең сум тәшкил итә.
Чара "Kazan digital legends" хакатоннар марафоны кысаларында уздырыла. Җиңүчеләр шулай ук Kazan digital Week 2026 форумы кысаларында demoday стартаплар аллеясында үз эшләнмәләрен тәкъдим итү мөмкинлеге алачак.