Казанның инженерлык лицее укучысы Арслан Галиев ясалма интеллект буенча олимпиадада җиңү яулады

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Ярышларда барлыгы 902 укучы катнашты, финалга Россиянең 20 төбәгеннән 7-11 сыйныфларда укучы 60 бала үтте. Чараны Иннополис Университеты оештырды, партнеры ИТ-югары уку йортының алдынгы инженерлык мәктәбе.

ЯИ буенча «Иннополис Опен» Халыкара олимпиадасының ике сайлап алу этабы онлайн, йомгаклау этабы Иннополис университетында узды.

Казанның «Лицей — инженерлык үзәге» нең сигезенче сыйныф укучысы Арслан Галиев турнир таблицасында алдагы призерны 35 баллга узып, олимпиаданың абсолют җиңүчесе булды.

Ясалма интеллект буенча «Иннополис Опен» җиңүчесе һәм призерлары Иннополис университетына кергәндә бонуслар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International