«Лучший по профессии» конкурсында җиңүчеләр Татарстанны федераль этапта яклаячаклар

2026 елның 13 марты, җомга

Татартсанда «Лучший по профессии» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.

Конкурс эшче белгечлекләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Квалификацияле белгечләр элеккечә үк кирәкле булып кала, ә конкурста тәкъдим ителгән һөнәрләр төбәктә иң кирәклеләре рәтенә керә.

Ярыш катнашучылар өчен тәҗрибә алмашу һәм тармакның иң көчле белгечләре арасында үз осталыкларын тикшерү мөмкинлеге. Төбәк этабында җиңүчеләр Татарстанны федераль дәрәҗәдә күрсәтү мөмкинлеге алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International