2026 елда БДИның күпчелек пунктларында кәрәзле элемтәне томалау системасын кулланачаклар

2026 елның 13 марты, җомга

Быел бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) уздыруның күпчелек пунктларында кәрәзле элемтәне томалау системасын куллану планлаштырыла. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мондый чара тикшергәндә табу кыен булган, микронаушниклар һәм башка миниатюр җайланмаларны кулланучыларга карша көрәшергә мөмкинлек бирәчәк.

Кайбер төбәкләр мондый технологияләрне гамәлгә кертә башлады, ә үзебезнең компанияләр тиешле чаралар тәкъдим итә, дип билгеләде. Ведомство башлыгы сүзләренчә, бу тыелган җайланмаларны куллануны булдырмый калырга һәм имтиханда катнашучыларның игътибарын читкә юнәлтмәскә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International