Татарстанда бөтенроссия һәм республика мәктәп олимпиадалары этаплары тәмамланды

2026 елның 13 марты, җомга

“Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында узган мәктәп укучыларының республика олимпиадаларының бөтенроссия этабы һәм йомгаклау этабы тәмамланды. Олимпиада марафоны 2025 елның декабреннән башланды.

Әлеге олимпиадаларда бөтен республикадан 12 558 укучы катнашты. Аларның 6 000нән артыгы җиңүче һәм призер булды.

Олимпиадалар жюри составына 500дән артык кеше чакырылган иде - болар - югары уку йортлары фәннәре кандидатлары һәм докторлары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары, республикабыз балаларына өстәмә белем бирү оешмалары укытучылары, студентлар - узган елгы Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International