Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мытищида кооперация университетында булды.
Кунаклар башта югары уку йортының музее белән таныштылар. Рөстәм Миңнехановка «Донбасс чынбарлыгы» экспозициясен, шулай ук «Кулланучылар кооперациясе тарихы» экспозициясен күрсәттеләр.
Россия кооперация университетына визиты барышында Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты ректоры Алсу Нәбиева белән очрашты. 2017 елдан 2020 елга кадәр Алсу Нәбиева Казан кооператив институты ректоры булган, 2020 елның июленнән - Россия кооперация университеты ректоры. Аннары Рәис Татарстан кулланучылар кооперациясе халыкара форумының яшьләр трегы стартында катнашты.