2026 елда "Профессионаллар" хәрәкәтенә 2,5 миллионнан артык кеше җәлеп ителгән

2026 елның 13 марты, җомга

Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабына йомгак ясалды, ул Россиянең барлык 89 субъектында узды. Төп нәтиҗәләрне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов тәкъдим итте.

«Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы барышында бөтен ил буенча һөнәри осталыкта 510 меңнән артык көллият һәм техникум студенты һәм якынча 34 мең укучы ярышкан.

Төбәк этабында катнашучы мәгариф оешмалары саны 3,6 меңнән артып китте, шуларның 1 меңе - «Профессионалитет» федераль проектында катнашучылар, диде РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов. Ул федераль проектны гамәлгә ашыру көллияткә укырга кергәнче һөнәр белән танышу этабында ук башланган кадрлар әзерләү экосистемасына күчәргә мөмкинлек бирүенә игътибарны юнәлтте. Яшьләр өчен һөнәри юнәлеш бирү чаралары «Профессионаллар» хәрәкәтенең мөһим өлеше булып тора.

2026 елда төбәк этабында 20 яңа компетенция буенча ярышлар оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International