Чаллыда Россия мәгариф академиясенең Фәнни үзәге ачылачак

2026 елның 13 марты, җомга

Чаллы дәүләт педагогика университетында Россия мәгариф академиясенең яңа фәнни үзәге булачак. Бу хакта килешү Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова һәм Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева арасында имзаланды. Чара педагогик белем бирүне үстерү буенча V Бөтенроссия форумы кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International