Мөслим районында яшәүче Татарстанның атказанган укытучысына 94 яшь тулды

2026 елның 13 марты, җомга

Татарстанның Мөслим районыннан атказанган укытучысы Галимова Мирзанур Миргалим улына бүген 94 яшь тулды.

Ул 1932 елның 12 мартында Татарстан АССРның Мөслим районы Митрәй авылында туган. 1940 елда башлангыч мәктәпкә укырга керә, урта белем ала. 1950-1952 елларда Алабуга укытучылар институтында белем ала. Аның студент чаклары,сугыштан соңгы , илнең сәнәгать һәм халык хуҗалыгының авыр елларына туры килде. Ул тырыш, хезмәт сөючән һәм аның гыйлем алуга теләге көчле булган», - диделәр Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Фидакарь хезмәте өчен РСФСР мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булды. Аның хезмәт стажы 40 елдан артык. Мирзанур Миргалимович йөзләрчә укучы тәрбияләгән, аларның кайберләре аның юлыннан китеп, укытучы һөнәрен алганнар", - дип билгеләп үттеләр ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Мирзанур Миргалимович һәм аның хатыны Люция Саетовна өч ул үстергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International