Татарстанда MAX та 1,3 меңнән артык рәсми мәктәп каналы булдырылган

2026 елның 13 марты, җомга

Татарстанда MAX та белем бирү учреждениеләренең 1,3 меңнән артык рәсми каналы булдырылды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов әйтте.

Аның сүзләренчә, бу каналларга язылучылар саны 447 989 кешегә җиткән, бу узган елгы күрсәткечләрдән 239 процентка күбрәк. Мәктәп каналлары мәктәп сайтлары һәм социаль челтәрләрдәге берләшмәләр белән беррәттән өченче рәсми мәгълүмат чыганагы.

Мөҗипов билгеләп үткәнчә, ил платформасына күчү элегрәк кулланыла торган "Сферум" сервисы белән интеграцияләү нәтиҗәсендә шома гына узган. MAX да укытучылар өчен файдалы функцияләр сакланган һәм киңәйтелгән - интерактив такта, документлар җыю, класслар чаты һ.б.лар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International