Казанда «Россия ел тәрбиячесе - 2026» республика конкурсы финалы узачак

2026 елның 13 марты, җомга

18 нче март көнне Казанда «Россия ел тәрбиячесе - 2026» һәм «Туган телдә тәрбия һәм укыту төркеме тәрбиячесе» республика конкурслары финалы узачак.

Балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен конкурс сынаулары «Галактика» белем бирү үзәгенең 35 нче лицеенда һәм татар телендә тәрбия һәм укыту буенча катнаш төрдәге 36 нчы балалар бакчасында узачак.

Җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы 23 мартта «Әкият» курчак театрында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International