Югары нефть мәктәбе аспиранты «ТРның ел инновациясе» конкурсында җиңде

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Бораулау измәсен чистартуның инновацион ысулын 3 курс аспиранты, Югары нефть мәктәбенең Алдынгы инженерлык нефть мәктәбенең РКД Конструкторлык бюросының эшләнмәләр төркеме җитәкчесе Руслан Талибуллин тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Нефтяные вести" газетасы. Әлеге проект белән ул «ТР Ел инновациясе» республика конкурсында җиңүчеләр рәтенә керде.

Талибуллин эшләгән бораулау измәсен чистарту җайланмасын «Студентлар стартабы» номинациясендә «Ел инновациясе» конкурсы экспертлары югары бәяләде. Алар аны нефть-газ тармагына кертүнең гамәли әһәмиятен һәм потенциалын билгеләп үттеләр. Бүләкләү тантанасы Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Талибуллин «Студентлар стартабы» конкурсы акчаларына башкарылган җайланма прототибын тәкъдим итте. Аны күгәрми торган корычтан һәм бары тик үзебездәге компонентлардан гына ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International