16-23 март көннәрендә республикада «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уза.
Төбәк этабында конкурсның зона этабында җиңүче 92 укытучы катнаша, шулардан:
48 педагог – «Ел укытучысы» номинациясе,
44 педагог - «Педагогик дебют» номинациясендә.
Конкурсның зона этабы 5 зонада оештырылды: Алабуга, Чирмешән, Югары Ослан муниципаль районнары һәм Чаллы, Казан шәһәрләре базасында.
Төбәк этабында 62 педагог катнашачак, ә конкурс сынаулары «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль комплексы базасында һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районы мәгариф үзәгенең 179 нчы гимназиясендә узачак.