Татарстанда 63 мәктәптә капиталь ремонт эшләре 14% ка башкарылган. Бүгенге көндә подрядчылар 60 объектта эшли. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте, аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.
Барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
2026 елда «Мәгариф» тармагында барлыгы 170 объектны ремонтлау планлаштырыла. Эшләр дүрт федераль һәм дүрт республика программасы кысаларында алып барыла.