НГПУның индустриаль-педагогика көллияте (ИнПеКо) студент-дизайнерлары Мәскәүдә 5 марттан 7 мартка кадәр узган «Традицияләр көче» I Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр булдылар. Конкурска Россиянең 79 төбәгеннән 2500 катнашучыдан 860 гариза килгән. Иң күп санлы делегацияләр Краснодар краеннан, Калининград, Новосибирск, Оренбург һәм Свердловск өлкәләреннән килде. Татарстан Республикасын ИнПеКо студент – дизайнерлары да тәкъдим итте.
Конкурс кысаларында катнашучылар үз эшләрен берничә номинациядә, шул исәптән «Мураллар» һәм «Шәһәр сәнгать ландшафты»номинацияләрендә тәкъдим иттеләр. Жюри аларның креатив һәм оригиналь проектларын югары бәяләде.
Нургалиева Наилә Ирек кызы, Отряскина Полина Сергеевна, Гаянова Әминә Илфак кызы һәм Абдрахманова Ләйсән Айрат кызын «Бресо»шәһәр мохитен проектлау һәм төзекләндерү компаниясенә стажировка үтәргә чакырганнар.