Әлмәт районында белем бирү тирәлеген масштаблы яңарту дәвам итә: 2026 елда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында 5 нче гимназиядә һәм 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт ясалачак. Эшләрне финанслауның гомуми күләме 215 миллион сумнан артык булачак, дип хәбәр итте район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова.
Аның мәгълүматлары буенча, подряд оешмалары бүгенге көндә демонтаж эшләре алып баралар, түбә ябалар һәм тәрәзә блокларын алыштыралар. Көннәр җылыта башлау белән, төзүчеләр гимназиянең фасадын тышлатуга керешәчәкләр.