Казанның Идел буе районында 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Быел Казанда «Юбилейная станциясе»торак комплексында 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә башлаячак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Казанның социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» МБУ директоры Илья Коротихин хәбәр итте.

Уку йорты киләчәктә 2119 укучыга исәпләнгән белем бирү комплексын төзүнең беренче этабы булачак.

Проект заманча белем бирү мохите булдыруны күздә тота. Бинада 800 урынга исәпләнгән актлар залы, 500 кв.метрдан артык мәйданлы спорт залы, хореография залы, өстәмә белем бирү сыйныфлары һәм 500 урынга исәпләнгән ашханә урнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International