Казанда Академик Лаврентьев урамындагы 89нчы мәктәптә капиталь ремонт башланды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Казанда Академик Лаврентьев урамындагы 89нчы мәктәпкә капиталь ремонт башланды. Соңгы кыңгырау бәйрәме яңартылган бинада үтсен өчен, май ахырына актлар залында ремонт эшләрен тәмамларга планлаштыралар. Бу 2026 елга мәгариф учреждениеләре буенча зур программаның бер өлеше генә, программада шулай ук 130 нчы мәктәп территориясен төзекләндерү, өч махсуслаштырылган мәктәп-интернатны ремонтлау һәм 11 мәктәп ашханәсен яңарту каралган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә "Казанның җ социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты" директоры Илья Коротихин белдерде.

1984 елда төзелгән Академик Лаврентьев урамындагы 89нчы мәктәпне ремонтлау «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уза. Элек бинада бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International