Казанның Актай урамында яңа балалар иҗаты йорты төзергә ниятлиләр. Учреждение элеккеге «Олимп» балалар иҗаты үзәге урынында барлыкка киләчәк, аның бинасын 2025 елда авария хәлендә булу сәбәпле сүткәннәр. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Казанның социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» МБУ директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
Яңа объект төрле юнәлешләр буенча балалар һәм яшүсмерләр үсешенә исәпләнәчәк. Анда музыка һәм сәнгать белән шөгыльләнү өчен махсус кабинетлар, концерт һәм спорт заллары булачак.